Азнакайда Ислам дине нигезләрен яхшы беләләр

2015 елның 27 апреле, дүшәмбе

    Азнакай шәһәренең Ак мәчетендә мәктәп яшендәге балалар арасында Ислам дине нигезләрен белү буенча викторина үтте. 

   Әлеге чарада 7 авылдан һәм Азнакай шәһәре мәчетләреннән, Ислам әхлагын өйрәнүче 49 бала катнашты.

    Викторина башланганчы мөхтәсиб Азат хәзрәт Талибуллин аларга дөньяви һәм дини белем алуның мөһимлеге турында аңлатып китте.

    Жюри җавапларны тикшергәннән соң, беренче урынга 115 балл җыйган Азат Якупов лаеклы дип табылды. Алия Минһаҗева, Сөмбелә Хакова, Айгизә Хәертдинова 2, 3, 4 урыннарны бүлештеләр. Җиңүчеләр һәм катнашучылар “Зәкәт” фонды һәм Азнакай мөхтәсибәте тарафыннан әзерләнгән бүләкләрне алдылар.

     

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International