Кеше гомере истәлекле вакыйгаларга бай. Шуларның иң мөһиме – паспорт алу, үз илеңнең тулы хокуклы гражданины булудыр.
Районыбызда 14 яше тулганнарга паспортларны тантаналы шартларда тапшыру матур традициягә әверелде. Шушы көннәрдә төбәкне өйрәнү музеенда 30 яшүсмергә төп документ тапшырылды.
–Сез – безнең киләчәгебез. Укуда да, хезмәттә дә сынатмагыз, районыбызның чын патриотлары булып үсегез, – диде муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин аларны тәбрикләп.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев, район һәм шәһәр ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов, федераль миграция хезмәтенең Азнакай бүлеге начальнигы Эльвира Газизова, «Ак калфак» җәмгыятенең Азнакай оешмасы җитәкчесе Эльвира Галиева яшь буынга иң изге теләкләрен җиткереп, әби-бабалары батырлыгын онытмыйча, илнең лаеклы гражданнары булып үсүләрен теләделәр.
Әлеге чарага Бөек Ватан сугышы ветераннары Зиатдин Шәрәпов, Миннехуҗа Габделхаков, хезмәт ветераны Разия Сәлифова да чакырулы иде. Аларның үгет-нәсихәтләре дә балалар күңелендә изге шытымнар бирми калмас.
Гөлфия Мостафина, музейның фәнни хезмәткәре
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html