Бүгенге көндә Азнакай районы хуҗалыкларында язгы чәчү эшләре тулы куәтенә бара. 1730 гектарда арпа, 410 гектарда солы чәчелгән. Уҗым культуралары да күзләрне иркәләп, ямь-яшел келәм булып җәелеп ята. Бүген, 28 апрельдә, Таллы Бүләк хуҗалыгында район, авыл хуҗалыгы идарәсе, агропредприятиеләр җитәкчеләре, кыр эшләре уңаеннан оешкан штаб әгъзалары, ветераннар... катнашында язгы чәчү эшләренә багышланган семинар узды. Биредә чәчү эшләренең барышы турында эшлекле әңгәмә, фикер алышу булды. Семинарда шулай ук малларны җәйләүләргә күчерү эшләрен тизләтү турында да сөйләштеләр.
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
Азнакай район Советының матбугать хезмәте фоторепортажы >>>