Азнакайдан Алия Илаева – «Татар гүзәле»!

2015 елның 5 мае, сишәмбе

    Азнакай кызларын юкка гына тирә-юньдә иң чибәр, иң уңган димиләр. Республикабызда читтә дә алар сынатмый, төрле бәйгеләрдә районыбыз данын югары тоталар.

   Якташыбыз Алия Илаева быел яз Удмуртия Республикасының “Иман” татар яшьләре берлеге уздырган “Татар кызы” бәйгесендә җиңеп чыкты. Аңа үзе кебек унике кыз белән татарча биеп, җырлап, кул эшләренә осталык сынауларын узарга туры килгән.

    Алия Азнакайда чын татар гаиләсендә –  әнисе Розалия һәм әтисе Гамил Илаевларның җылы канаты астында тәрбияләнеп, 4 нче мәктәптә туган телендә белем алган. Хәзер Ижау шәһәрендә медицина академиясендә 4 нче курста укый.

– Безнең уку йортында татарлар күп. Башкалар безне татарча сөйләшкәнгә орышалар. Туган телемне хөрмәт итәм һәм ул миңа бәйгедә җиңү китерде, – ди кыз.

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International