Җирле шагыйрәләр музейда кунакта еш була

2015 елның 5 мае, сишәмбе

    Төбәкне өйрәнү музеенда әдәби чаралар еш үтә. Апрель ае аеруча бай булды. Әле күптән түгел җирле шагыйрьләребез Галия Сәетшина, Ильмира Сәлахова укучылар белән очрашты, үзләренең иҗат җимешләре белән таныштырдылар. Танылган язучы Мәхмүт ана Хәсәновның тормыш иптәше Мәрьям ханым да кичәнең кадерле кунагы булды. Ул үзенең истәлекләре белән уртаклашты, музейга язучының шәхси әйберләрен бүләк итте. Бер генә чарадан да читтә калмаучы Разия Сәлифованың шигырьләрен дә тамашачылар яратып тыңлады.

   “Хәтирә” ветераннар ансамбле җырлары кичәгә аерым бер ямь бирде.

   Азнакай 5 нче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Гөлчирә Шиһапова, Светлана Шахмиева  мондый кичәләрнең балалар өчен әһәмиятен ассызыклап, оештыручыларга рәхмәт белдерделәр, Мәрьям ханымга чәчәкләр бүләк иттеләр.

 

Гөлфия Мостафина, музейның фәнни хезмәткәре

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International