Апрель аеның матур, кояшлы көнендә Актүбә 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә зур бәйрәм узды. Ул мәктәп тарихы, лениниана, пионерия, бистә тарихы, этнография, татар өе һәм “Сугышчан дан” залын реставрациядән соң музей ачу тантанасы көне иде. Бу көнне без зур түземсезлек белән көттек, чөнки музейның мәктәп бинасында ачылуы безнең өчен бик зур шатлык булды. Актүбә мәктәбенең, бистәнең тарихы белән кызыксынган музей җитәкчесе Кашапова Ф.Ә., мәктәп директоры Галимова Л.Н., тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Цуканова Л.С. һәм мәктәп коллективы ярдәме белән музеебыз хәзерге көн таләпләренә җавап бирерлек итеп оештырылды.
Музей ачу тантанасына бик күп кунаклар килгән иде: Актүбә хакимияте башлыгы Галеева Роза Алмас кызы, районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары, Балалар иҗаты Үзәге методистлары, мәктәпнең ветеран – укытучылары, УТТ оешмасы вәкилләре, Актүбә мәктәбе директорлары. “Көмеш су “ сәламәтләндерү үзәге директоры Фарукшин Н.Г. үзенең 1979 нчы елларда шушы коллективта чыныгу алуын искә төшерде, 40 ел саклаган транзисторын бүләк итте. Бу безнең музей өчен иң кадерле истәлек булды. Без олы кунакларны ихтирам белән каршы алдык.
Кичәбезне 10 нчы А сыйныфы укучылары Миләүшә Гарипова һәм Некруз Авезматовлар башлап җибәрде. Сүз мәктәп директоры Галимова Лилия Насих кызына бирелде. Ул музейның 10 ел элек ачылуын искә алды, кунакларны мәктәп тормышы белән таныштырды, килгән кунакларга үзенең олы рәхмәтен белдерде. Музей җитәкчесе Кашапова Ф.Ә. барлык кунакларны, укытучыларны, укучыларны музей ачылу тантанасы белән котлады, музейны торгызуда ярдәм кулы сузучыларга рәхмәтләрен җиткерде. Музей һәрвакыт төбәгебездән чыккан шәхесләребезне үзенә тартып торсын.
Актүбә хакимияте башлыгы Галеева Роза Алмас кызына сүз бирелгәч, зал тынып калды. Роза Алмас кызы 17 ел шушы мәктәп кысаларында хезмәт куюын, коллективның һәрчак үрнәк булуын ассызыклады, укучыларга гыйлем алуда, үрнәк, тәртипле булуда уңышлар теләде.
“Туган төбәкне өйрәнү” музеен ачу иң кадерле кунакларга тапшырылды. Актүбә хакимияте башлыгы Роза Алмас кызы кызыл тасманы кискәч, кунаклар музейга узды. Аларны мәктәпнең үткәне, бүгенгесе белән мәктәп укучылары – экскурсоводлар таныштырды. Укучыларның чыгышлары кунакларга шулкадәр ошады ки, алар аерым игътибар белән мөрәҗәгать итеп, укучылар белән соклануларын белдерделәр. Ветеран – укытучыларыбыз, Балалар иҗаты Үзәге методистлары да безнең музейга буш килмәгәннәр, бүләкләр алып килгәннәр.
Музеебызны оештыруда һәм ачуда матди ярдәм күрсәткәннәре өчен мәктәп коллективына олы рәхмәтебезне белдерәбез.
Ф.И. Кашапова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы