17 Нефтьче ветеран Мәскәүгә Җиңү парадына китте

2015 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

      Россия Федерациясенең Энергетика министры Александр Новак чакыруы буенча “Татнефть” ААҖнең нефть һәм газ чыгару идарәләре һәм подразделениеләреннән 17 сугыш һәм хезмәт ветераны Мәскәүгә Җиңү парадына китте. “Азнакайнефть” идарәсеннән алар өчәү: “Ватан сугышы” ордены кавалеры, ефрейтор Шиһапов Фатыйх Фәттах улы, Ленин ордены кавалеры старшина Мөстәкыймов Мингалим Мингали улы, “Халыклар дуслыгы” ордены кавалеры сержант Енин Иван Иванович. Аларның Мәскәүдә Энергетика министры белән очрашуы да планлаштырылган. Аннары билгесез Солдат каберенә һәм Маршал Г.Жуков һәйкәленә чәчәкләр салачаклар. Илебез башкаласында кунакларга ял концерты, шәһәр буйлап экскурсияләр оештырыла. 9 майда алар Кызыл мәйдандагы Җиңү Парадын караячак.

 

Нәфис Әхмәт

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International