Азнакайда Җиңү хөрмәтенә 7 нче мәктәп 70 төп миләш утыртты

2015 елның 8 мае, җомга

    Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан 7 нче мәктәп үзенең ветеран укытучыларын очрашуга чакырды. Укучылар “Сугыш чоры балалары - безнең укытучылар” дигән презентация әзерләделәр, хөрмәтле кунакларга җыр-бию бүләк иттеләр.

    Очрашу истәлеге итеп һәм Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, чыгарылыш сыйныф укучылары ветеран укытучылар белән берлектә мәктәп ишегалдында 70 төп миләш утырттылар.

   Мул табын артында ветеран укытучылар очрашудан алган тәэсирләре белән уртаклаштылар, үзләренең укыган еллары һәм шушы мәктәптә эшләгән вакытларын хәтерләрендә яңарттылар.

 

Гөлзирә Мөхаҗиева, 11 нче сыйныф җитәкчесе

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International