Төнлә белән 6 майда Яңа Юл бистәсендәге шәхси ихатадагы мунчада янә янгын чыга. Аның ни сәбәпле чыгуы әлегә ачыкланмаган. Утта зыян күрүчеләр булмаса да, мунча бинасы шактый янган. Янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре гражданнарга бакча эшләре белән мавыгып, янгын кагыйдәләрен онытмаска, ихатага су белән мичкә куярга, беренчел янгын сүндерү чаралары белән коралланырга кирәклеген искәртә.
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html