13 май көнне “кайнар линия” эшлиячәк

2015 елның 12 мае, сишәмбе

     13 май көнне Татарстанда хәрби хезмәткә чакырылучыларга хокукый ярдәм күрсәтү максатында “кайнар линия” эшлиячәк. Татарстанның Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле һәм хәрби комиссариат хезмәткәрләре шалтыратучыларның һәр соравына төгәл җавап бирергә, бәхәсле мәсьәләләрне чишкәндә булышырга вәгъдә итә. Хәрби хезмәткә чакырылыш уңаеннан соравы булган һәркем 13 май көнне иртәнге сәгать уннан кичке сәгать бишкә кадәр 8(843) 236-40-62, 8(843) 236-40-17, 8(843) 236-89-15 номерлары буенча мөрәҗәгать итә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International