Ямьле язлар белән бергә җир йөзенә Бөек Җиңү көне килә. Бу көнне Бөек Ватан сугышында катнашучылар шатлыклы күз яшьләре белән каршы алалар. Күңелләрне шатландырып, хатирәләрне яңартып быел Бөек Җиңү көненең 70 нче язын каршылыйбыз.
Шул уңайдан һәм Әдәбият елы уңаеннан 6 май көнне Азнакай шәһәре 8нче мәктәптә Бөек Ватан сугышы ветераны Вәлиев Вагыйз Вәли улының “Җиңү парады” дип исемләнгән шигырьләр җыентыгы тупланган китабын тәкъдим итү презентациясе үткәрелде. Бу кичәне үткәрүдә аның кызы-сугыш чоры баласы, мәктәбебезнең ветеран укытучысы-Зиннәтуллина Галия Вагыйз кызы зур өлеш кертте. Ул әтисенең сугыш чорында “Совет сугышчысы” дип исемләнгән газетада басылып чыккан шигырьләрен, язмаларын алып килгән иде. Шулай ук кичәдә мәктәбебезнең ветеран укытучылары-тыл батырлары, сугыш чоры балалары, шагыйрәләр - Резеда Шәрипова, Гөлчәчәк Садретдинова, район китапханәсеннән килгән кунаклар, укытучылар, укучылар катнаштылар. Кичәне тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гафурова Г.Р., педагог-организатор Шәфигуллина Ф.Ф., татар теле һәм әдәбияты укытучылары Хәйртдинова Г.Ә. һәм Галеева Л.Р. алып бардылар. Кичә укучыларның җырлары һәм сөйләгән шигырьләре белән үрелеп барылды. Кичәдән соң чәй эчү оештырылды.