Районда спорт үсешенә зур игътибар бирелә. Азнакайда әледән-әле уздырылып торучы республика ярышлары да әнә шул хакта сөйли. 9-10 май көннәрендә җирлегебездә тагын бер спорт бәйрәме – район башлыгы кубогына бадминтон буенча ярышлар узды. Биредә республиканың 14 район-шәһәреннән килгән 153 бадминтончы дүрт төркемдә ялгыз, парлы һәм катнаш категорияләрдә киеренке көрәш алып барды.
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html