Фәридә ханым Шәйдуллина белән милли ризыклар пешерү буенча уздырылган мастер-класста очраштык. “Сөйләшеп торырга бер генә минут та вакытым юк, осталарның киңәшләрен тыңлыйсым бар, бераз соңрак аралашырбыз”, – диде дә, җил-җил атлап, дәрес барган бүлмәгә кереп китте. – Казанга район җитәкчелеге җибәрде. Шулкадәр күңелем булып, рухи яктан ял итеп кайттым. Бер-беребезне камыр пешерү серләренә өйрәттек. Читтән килгән татарлар, өйләренә кайткач, Азнакай чәкчәген пешереп караганнар. Телефоннан шалтыратып хатирәләребезне әле дә яңартабыз, – дип башлады ул сүзен.
Аны Азнакай якларында күпләр белә. Аптыраганнан үз эшен башлап җибәрергә мәҗбүр була ул. Балачагы ятимлектә үскән кызны язмыш башка яктан да сыный, ире каты авырып киткәннән соң, гаилә йөген ялгызына тартырга туры килә (шөкер, бүген ире янында, исән-сау, шуңа сөенә Фәридә ханым). Кешедән калышмас өчен, чигеп тә карый, бәйләп тә сата. Әмма бәйләп-чигеп кенә гаилә бюджетын тулыландыра алмаячагын аңлый.
Мәскәүдән товар алып кайтып, авылларга йөреп сата. Ләкин күңеленә тынычлык таба алмый. Тагын нәрсә эшләргә? Бу сорауга шактый гына җавап эзли ханым. Шулай чәкчәк пешереп карарга дигән фикергә килә. Әнисе дә заманында чәкчәк пешерү остасы булган аның. Үзе дә мәктәпне тәмамлауга, кондитерлык белеме алып, гомере бу аш-су янында кайнашты. Ни дисәң дә, тәҗрибәсе, осталыгы бар. Колхозлар гөрләп торган заманда Тукай исемендәге хуҗалык данын яклап, пешекче-кондитерлар арасында узган республика ярышында да катнашкан.
Тәвәккәлләп, үз өендә чәкчәк пешереп, Җәлил бистәсендә сата башлый. “Яшермим, беренче вакытларда бик килеп чыкмады. Камыр “тыңламый” дигәннәре шул инде. Аннан остарып киттем, – дип үткәннәрне яңарта башлады ханым. – Хәзер, Алланың биргәненә шөкер, яхшы гына эшләп киттем. Файдасын күрмим дияргә телем әйләнми, Ходай мине кичермәс”.
Фәридә ханым баштарак өендә генә пешерсә, хәзер буш торган кибетне алып, шунда камыр цехы ачып җибәргән. Иртә таңнан кичкә кадәр шунда мәш килә. “Кулыма камыр тоту белән, хыялларымны эшкә җигеп, ниләр генә эшләмим. Өйрәнергә килүчеләр дә аптырый”, – ди оста. Өйрәнергә килүчеләр димәктән, Фәридә ханым цехында берүзе генә эшләсә дә, яныннан кеше өзелгәне юк.
Чәкчәк ясау серләренә өйрәнергә килүчеләрнең берсен дә борып җибәрми. Көндәшләре барлыкка килә дип тә курыкмый. Аннан күреп, ярты Азнакай чәкчәк пешерә башлаган. Ярдәм иткәннәре өчен 500 сум акча да биреп җибәрә әле. “Мин аларга шикәрлек булса да акча бирергә тырышам. Бүген декрет ялында утыручы ханымга өйрәтәм, шактый шомара башлады, камырны оста итеп ясый, карап торып эшләтәм. Кайбер вакыт өйрәнчекләрем өчтән дә артып китә. Башка авыллардан да киләләр. Пироглар да пешерәбез. Өсләрен бизәргә дә өйрәтәм. Розалар да, кош теле дә, аккошлар да ясыйбыз”, – ди Фәридә ханым.
150 йомыркадан көн саен 20 кило чәкчәк пешерә алар. Төрле зурлыкта – 5 килолысын да, зуррагын да, кечерәген дә ясыйлар. Аларны юбилей, туйларга бик теләп алалар икән.
– Чират тезелгән дип мактана алмыйм, – ди оста. – Гаиләдән бер кеше алса, икенчесе дә килеп җитә. Алмаганы алмый инде. Сатылмыйча да ятмый. Мин бәяне кыйммәт куймаска тырышам. Пәрәмәч пешерәбез икән, башкаларда 15 сум булса, чагымнарымны исәплим дә, 10 сумга сатам. Артыгы кирәкми. Булганына мең шөкер.
Фәридә ханым авылда төрле бәйрәмнәр дә оештыра. “Чәкчәктән кергән табышның бер өлешен авыл бәйрәмнәре өчен тотам”, – ди ул тыйнак кына. Күпләр аның бу гамәлен аңлап та бетерми икән. “Нигә мәдәният хезмәткәрләре эшен башкарасың?” – дип сораучылар да булган. Әмма ул авыл халкына, балаларга бәйрәм ясауны саваплы эш итеп саный. Казан асып, үзе пылау пешерә, самавыр куя. Аңа башкалар да иярә.
– 5 мең сумлык чәкчәк сатам икән, аның гошерен чыгарырга кирәк бит. Инде ничә тапкыр сынаганым булды, берәр бәйрәм уздырам икән, заказларым шулкадәр күбәя. Аллаһы Тәгалә минем юлымны ача. Әйтеп йөрмәсәм дә, Буралы авылында бәйрәм уздыруымны райондагылар да белә. Бу эшне башлап җибәрүем юкка түгел. Рәфкать абый белән сөйләшеп утырганда, авылның сүнә баруына борчылдык. Ул – әтиемнең бертуган энесе иде, мәрхүм инде. Ә бит авылга җан өрү үзеңнән тора. Авылдашлар бәйрәме оештырырга булдык. Ул бер сарык бирде. Авылдан чыгып киткән кешеләрне чакырып бәйрәм ясадык. 400ләп кеше килде, бик матур килеп чыкты. Аннан соң Балаларны яклау көнендә бәйрәм оештырдык. Менә шуннан башланды инде.
Балаларны мәктәпкә озату, Әниләр, Яңа ел да, 23 февраль дә, 8 март та, Нәүрүз дә, хәтта Сыерчык бәйрәменә кадәр уза хәзер аларда. Корбан гаете дә читтә калмый. Килә алмаучыларга өйләренә итле шулпа илтеп бирүне дә гадәткә керткән. “Бәйрәм уздырган саен яшәргән кебек булам”, – ди Фәридә ханым.
Фәридә ханымга тиздән 55 яшь тула. Лаеклы ялга чыгарга әзерләнә. Әмма тик утырырга җыенмый. “Пенсия бүлегенә барып, күпме пенсия алачагымны исәпләтеп кайттым, яхшы чыгачак, диделәр. Эшмәкәрлек эшенә кереп киткәч тә, алдагысын уйлап, Пенсия фондына взносларны тиешенчә түләп бардым. Үзеңне үзең алдан кайгыртырга кирәк”, – ди эшмәкәр.
Азнакай чәкчәге
5 йомырка, бер чеметем чәй содасы, тоз, 1 бал кашыгы үсемлек мае салып яхшылап болгатырга, күбек барлыкка килергә тиеш. 500-600 грамм он салып камыр басарга да, берникадәр “ял” иттерергә. Шуннан соң тасмалар ясап кисәргә. Бер шешә үсемлек маен бармак пешмәслек итеп җылытып, бер рюмка су салырга да көчле утта төшләрне пешерә башларга. Нык кызган майга салырга ярамый. Камыр күтәрелә башлый, су парга әверелеп бетә. Бу вакытта утны сүрәнгә куеп, гел болгатып торырга. Алганнан соң камыр шиңмәсә, пешеп чыкканын аңлата. Икенче партияне пешергәндә, ярты шешә майга кайнар майның бер өлешен өстәргә була. Ширбәтне 3 стакан шикәр комына 1 стакан су салып ясыйлар.
Лилия Нурмөхәммәтова
“Ватаным Татарстан”, /№ 64, 08.05.2015/