Азнакай районы Урсай авылының ветераннар советын җитәкләүче Рүзилә Зарипова гомере буе халык арасында килеп яшәде. Район газетысына хәбәрләр язып торды, хатын-кызлыр советы рәисе дә булды. Авыл советы депутаты булып сайланды, берничә ел авыл советын да җитәкләде. Хәзерге вакытта – авылның ветераннар советы рәисе. Җиденче дистәсен тутырса да, яшьләрчә җитезлек белән һәр нәрсәгә җитешергә, авылны яшәтү өчен үзеннән лаеклы өлеш кертергә тырыша. Авыл халкының гозерләрен район башлыгына җиткереп, һәр мәьсәләне уңай хәл итә ул. Шулай ук “Ак калфак” Азнакай хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының да бик актив әгъзасы.