Бөек Җиңү хөрмәтенә – Җиңү!

2015 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

“Татнефть” ААҖ спорт комплексында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан «Татнефть” профкомы призына бильярд буенча ветераннар арасында турнир узды. Ярышлар өч категориядә: 70, 80 һәм аннан югары яшьтә булган бильярд уйнаучы ветераннар арасында үтте. Турнирда 25 командадан 80ләп спортчы катнашты. “Азнакайнефть” идарәсе данын Рафиль Бахтиозин, Виталий Мәҗитов һәм Рәфкать Сәлимгәрәев, Әнәс Якуповлардан торган команда яклады. Гомуми йомгаклар буенча алар беренче призлы урынны яулады. Шәхси зачетта 70 яшькә кадәр уенчылар арасында Рафиль Бахтиозин шулай ук иң югары баскычка күтәрелде.

 

Нәфис Әхмәт

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International