Югары Стәрле авыл җирлегендә праймериз үтте

2015 елның 15 мае, җомга

    Югары Стәрле авыл җирлеге сайлап алучылары “Бердәм Россия” партиясе эчендә алдан тавыш бирүдә катнашучы кандидатлар белән очрашты. Яшерен тавыш бирү бюллетененә 11 кандидатның фамилиясе кертелгән иде. Башта кандидатлар авылны үстерү буенча үз программалары белән таныштырдылар. Аннан тавыш бирү үткәрелде һәм сайлап алу нәтиҗәләре игълан ителде.

 Әлеге чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы  депутаты Таһир Һадиев, оештыру комитеты әгъзалары: район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов,  Хадиев Тахир Галимҗан улы. “Бердэм Россия”сэяси партиясе Азнакай жирле булекчэсе башкарма комитеты житэкчесе Рита Байтукалова катнашты. 

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International