Азнакай районының Вахитов авыл җирлегендә праймериз үтте

2015 елның 19 мае, сишәмбе

     Мәгълүм булганча, 13 сентябрь – бердәм тавыш бирү көнендә, республикада Татарстан Республикасы Президентын һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар була. Безнең муниципаль  районында сайлаулар Азнакайда, Актүбәдә һәм 26 авыл җирлегендә үткәреләчәк.  Җирле дәрәҗәдәге 224 депутат сайланачак. 

    “Бердәм Россия” партиясе  уставына  2009 елның ноябрендә  партия эчендә алдан тавыш бирү юлы кертелде. Кандидатларны билгеләү өчен депутат мандатларына дәгъва итүчеләр арасыннан халык аларның кайберләрен сайлап алачак, икенче төрле итеп әйткәндә, партия эчендә  алдан тавыш бирү процедурасын узачак. Сайлау кампаниясенә бу әзерлекне “Бердәм Россия” партиясенең Азнакай җирле бүлеге инде күптән башлап җибәрде. Июньнең икенче яртысында  партиянең Азнакай бүлеге конференциясендә “Бердәм Россия” партиясеннән сентябрьдәге сайлауларда  катнашачак кандидатлар  күрсәтеләчәк.

    Шунсын ассызыкларга кирәк, бары тик “Бердәм Россия” партиясе генә  сайлау көрәшендә алга таба катнашу өчен кандидатлар турында шулай ачыктан-ачык, киңәйтелгән рәвештә  һәм зур җаваплылык белән фикер алыша, кандидатларны билгели. Башка бер генә партия дә  мондый демократик  алымны кулланмый.

    Партия эчендә алдан тавыш бирү процедурасы  яисә праймериз беренче тапкыр  Татарстан региональ бүлегендә 2011 елда Россия Федерациясе  Дәүләт Думасына  сайлау кампаниясе вакытында  кулланылды.

    Җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына сайлауларга  кандидатларны алдан сайлап алу  мондый  масштабта, мондый күләмдә беренче тапкыр үткәрелә.

    “Бердәм Россия” партиясенең региональ сәяси советы карары белән муниципаль  праймериз үткәрү буенча барлык вәкаләтләр җирле сәяси советларга тапшырылды, һәм республиканың һәр  муниципаль  районында, шул исәптән безнең районда да, партия эчендә алдан тавыш бирүне үткәрү буенча  оештыру  комитеты төзелде.

    13 май көнне  районыбызның Вахитов авыл биләмәсе “праймериз мәйданчыгында” сайлап алучылар (аларның яртысы партиядән, яртысы иҗтимагый оешмалардан) депутат вәкаләтен  җиренә җиткереп башкара ала дип санаган кандидатураларны хуплап тавыш бирде.  Анда район җитәкчелегеннән вәкил һәм оештыру комитеты рәисе Айдар Хәлиуллин, “Бердәм Россия” партиясенең җирле сәяси советының беркетелгән әгъзасы, бүлекнең башкарма комитеты җитәкчесе Рита Байтукалова, журналистлар, чакырылган кешеләр, авылда яшәүчеләр катнашты. Алдан тавыш бирү процедурасын оештыру комитеты тарафыннан җаваплы итеп билгеләнгән Илнур Сәгыйтов алып барды.

    Вахитов авыл биләмәсендә барысы 10 округ, ягъни җирлек Советына 10 депутат сайланачак. Кандидатлыкка күрсәтелгән исемлектә 15 кеше.  Очрашуда катнашучылар алдында чыгыш ясап, алар үзләре һәм алып барган эшчәнлекләре белән таныштырдылар.   Аннары сайлау комиссиясенең эшче төркем рәисе Лилия Гафиева яшерен тавыш бирү тәртибе белән таныштырды.  Сайлап алучылар яшерен тавыш бирү процедурасына чакырылды. Кандидатларның барсы да аларга таныш, белгән кешеләр. Тавыш бирү оешкан төстә үтте. Аның нәтиҗәләре белән таныштырылды.

    Сүз уңаеннан, 2015 елның маенда республикада 900 шундый очрашу үткәреләчәк.

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International