Җәйге яллар һәвефсез узсын

2015 елның 19 мае, сишәмбе

       Җәй  – мәктәптә укучыларның каникуллар чоры. Азнакай районында агымдагы елда  “Каенкай”, “Бөркеткәй”, “Кояш” шәһәр яны һәм гомумбелем мәктәпләрендә янә 28 сәламәтләндерү лагерьлары эшләячәк. Районның янгын күзәтчелеге эшчәнлеге бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан әлеге объектларда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлеше тикшерелде  шәһәр янында урнашкан өч лагерьда да кайбер кагыйдәләрнең үтәлмәве ачыкланды. Мәсәлән, “Каенкай” лагерында  янгын шкафларында кайбер  җиңсәләр янгын кранына тоташтырылмаган. “Бөркеткәй” лагерында исә янгынга каршы ишекне үзеннән-үзе ябылу  җайланмасы белән җиһазландырылмаганнар. “Кояшкай” да йокы корпусында плафон юк, янгынга каршы   документация сакланмаган. Объект җитәкчеләре балаларны кабул иткәнчегә кадәр әлеге төгәлсезлекләрне үтәргә тиешләр. 

    Тикшерү барышында шулай ук хезмәт күрсәтүче персонал белән  янгынга каршы  инструктажлар,  ирекле янгын дружинасы әгъзалары белән практик дәресләр уздыруга аеруча игътибар бирелде. Электр җиһазлары, эвакуация юллары, янгын  булган очракта су белән тәэмин ителеш, урманнарда минераллашу полосалары  җентекләп тикшерелде. Барлык балалар сәламәтләндерү лагерьлары да янгын сигнализациясе системалары белән җиһазландырылды. Балалар белән  берлектә  әңгәмәләр оештырып, бәйге, викториналар оештыру да  янгын куркынычсызлыгы күнекмәләрен үзләштерүдә зур әһәмияткә ия.

                     

Равил Хөсәенов, янгын күзәтчелеге буенча баш белгеч 

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International