Азнакайдан Самат Имамов Җир сөрү буенча Россия чемпионатында Татарстан данын яклаячак

2015 елның 19 мае, сишәмбе

    Азнакай районы “Таллы Бүләк”  АХҖК тракторчысы  Самат Имамов Җир сөрү буенча Россия чемпионатында Татарстан данын яклаячак.  24 ел хезмәт стажы булган механизатор  районда үткәрелгән сабанчылар ярышларында да  беренчелекне алган иде. 17-23 майда Саратов өлкәсендә  узачак Җир сөрү буенча Ачык Россия чемпионаты – туфрак эшкәртү осталыгына Бөтенроссия механизаторлар ярышында  якташыбызга уңышлар телик.  Ә без бу темага газетабызның алдагы саннарында янә әйләнеп кайтырбыз әле.  

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International