“Маяк” газетасы республика бәйгесендә катнаша. Тавыш бирәбез!

2015 елның 19 мае, сишәмбе

     “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте барлык район һәм республика газеталары арасында “Легендар брендлар” дигән конкурс үткәрә. “Маяк” әлеге бәйгенең “Легендар газета” номинациясендә катнаша.  Район газетасын бүген чыннан да легендар елъязма дип атарга була. 85 еллык чал тарихка ия республиканың иң гомерле басмаларыннан берсе саналган “Маяк” газетасы, нинди генә авыр чор булмасын, һәрвакыт сезнең белән янәшә булып, ил өстенә килгән кайгыны да, шатлыкны да бергә күтәрде. Безгә һәрвакыт бердәмлек, ышаныч күрсәткән өчен сезгә дә зур рәхмәт, газета укучыларыбыз! Бүген “Маяк”чылар барлык райондашларга ышаныч баглап, һәркемне әлеге бәйгедә катнашып, район газетасына тавыш бирергә чакыра. Азнакай – барлык юнәлешләрдә дә беренче урыннарны яулаучы төбәк. Ә газета – ул район көзгесе, димәк республикакүләм конкурста беренчелекне  яулау Азнакай халкы өчен дә зур әһәмияткә ия булачак.  Тавыш бирү өчен газетабыз сайтына aznakaevo-rt.ru сылтамасы аша узып, уң якта урнаштырылган “Маяк”ка тавыш бирик!” банерына басарга һәм “тавыш бирү” (проголосовать)  дигән төймәгә генә басарга кирәк.http://tatmedia.ru/legends/4/

     Безгә теләктәшлек күрсәтүегез өчен рәхмәт, дуслар!

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International