20 майда «Чулпан» премиясе тапшырылачак

2015 елның 19 мае, сишәмбе

     Районда сәләтле балаларны үстерүгә игътибар зурдан. Күптән түгел генә төрле фәннәр буенча республика олимпиадаларында җиңүчеләргә муниципаль район башлыгы гранты тапшырылган иде.

    20 майда Азнакай мәдәният сараенда сәгать 13тә 16 номинация буенча укуда, спортта, сәнгатьтә, иҗтимагый юнәлештә актив укучыларга «Чулпан» премиясе тапшырылачак. Әлеге конкурс районда 20 нче елын үткәрелә. Быел анда 300 дән артык укучы катнашты. Шуларның 48 е лауреат һәм дипломант булды.

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International