Тәртип сагында – дружиначылар

2015 елның 19 мае, сишәмбе

    Районыбызда җәмәгатьчелек тәртибен саклау, җинаятьчелеккә каршы көрәш максатында ирекле халык дружиналары (ДНД) оешканга да шактый вакыт узды. Мәгълүм булганча, ДНД әгъзалары җәмәгать урыннарында тәртип саклау, хокук бозуларны кисәтү, халык арасында тәрбия эшләре алып бару белән шөгыльләнә. Узган ел 263 тапкыр шундый рейдларга чыкканнар. Аларда 457 ДНД әгъзасы катнашкан. Халык дружинасы эшчәнлеге белән дүшәмбе киңәшмәсендә катнашучыларны “ФОРПОСТ” җитәкчесе Айрат Батыров таныштырды.

      Район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов җирлегебездәге халык дружинасы эшчәнлеген югары бәяләп, киләчәктә эшчәнлекне тагын да ныгытып җибәрергә мөмкинлек булуын ассызыклады. Дружиначылар сафын тагын да киңәйтергә, авыл җирлекләрендә дә ирекле халык дружиналарын булдырырга чакырды.

– Тулай торакларны, имин булмаган гаиләләр яшәүче йорт-фатирларны ешрак тикшереп, җинаятьләрне профилактикалауда юнәлешле эш алып барырга кирәк, – диде район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов.

     Азнакай чишмәләргә бай як. Саклап, төзекләндереп тоту максатында район, шәһәр территориясендәге чишмәләр төрле оешма-предприятие карамагына бүлеп бирелгән иде. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмис Ханнанов җирлегебездә урнашкан чишмәләрнең торышына анализ ясадылар. Фотолардан күренгәнчә, бүген аларның күпчелеге төзекләндерелгән булса да, кайберләрендә әле эшләр башланмаган да. Табигатебезгә карата битарафлыкмы бу, әллә инде җавапсызлыкмы? Билгеләнгән оешма җитәкчеләренә чишмәләрне чистарту, рәткә китерү өчен ике атна вакыт бирелде. Беркетелгән җитәкчеләргә чишмәләрне якын арада чистартырга, рәткә китерергә кушылды. Район башлыгы урынбасары юл кырларындагы урман полосаларын да якын арада тәртипкә салырга кушты.

     Көннәр җылыту белән районда караклар да җанланган. Узган атнада кылынган сигез җинаятьнең барсы да диярлек чит кеше милкенә кул сузуга бәйле. Велосипед, кабель, ягулык, су торбасы, кәрәзле телефон урлау фактлары әнә шул хакта сөйли.

      Районда алкоголь продукциясен законсыз сату очракларын билгеләү, гаеплеләрне җаваплылыкка тарту буенча киңкырлы эш алып барыла. Хокук сакчылары тарафыннан узган атнада шундый өч очрак теркәлгән. Благодатное авылында яшәүче ханымнан 15 литрга якын спиртлы эчемлек тартып алына, Яңа Юл бистәсендәге бер кибеттә спирт сатулары фаш ителгђн. 16 майда машинасыннан гына сыра саткан таксист законсыз гамәл өчен административ җаваплылыкка тартылган.

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html


Азнакай район Советы ның матбугать хезмәте фоторепортажы >>>

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International