Ашыгуның аяныч һәлакәтләргә китерүен белсәк тә, таң аттымы, каядыр ашыгабыз, ашкынабыз... Машина руле артына утыру белән, батыраеп китеп, юлдагы башкаларның гомерләрен куркыныч астына кую турында уйламыйбыз да шикелле. Ә бит юл кагыйдәләре барыбыз өчен дә уртак.
Якшәмбе көнне Азнакайдан Сәпәйгә таба хәрәкәт итүче “ВАЗ-21061” шоферы, юл хәрәкәте хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозып, югары тизлектә каршы полосага чыга һәм “К-700” тракторы белән бәрелешә. Авария нәтиҗәсендә авыр тән җәрәхәтләре алган ВАЗ автомобиле шоферы һәм пассажиры дәваханәгә озатыла.
Шул ук көнне “ВАЗ-2114” автомобиле йөртүчесенең Тукай-Гагарин урамнары киселешендәге светофорның кызыл сигналына чыгуы да аяныч нәтиҗәгә китерә. Руль артына эчкән килеш утырган егет “ВАЗ-21101” гә килеп бәрелә. Юл-транспорт һәлакәтендә гаепле булган шофер һәм аның балигъ булмаган пассажиры бүген дәваханәдә дәвалана.
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html