Азнакайда тантаналы шартларда “Хәрби чакырылыш” көне узачак

2015 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

     25 майда  районыбызда язгы чакырылыш кампаниясенең  беренче төркемен хәрби частьләргә озаталар. Иртә белән 10 егетебез хезмәт итәргә кузгала. Ә Азнакайдан быел барлыгы 80 нән артык ир-егетебез Ватан алдында хәрби бурычын үтәргә китәчәк. Һәр елны булачак солдатлар һәм аларның әти-әниләре белән берлектә тантаналы шартларда  “Хәрби чакырылыш” көне уздыру  матур традициягә керде.

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International