Азнакайда эшмәкәрләр күргәзмә оештыра

2015 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

         Бүгенге көндә тормышыбызны үз җитештерүчеләребез – эшмәкәрләрдән башка күз алдына китерү дә авыр. Алар  икътисадны үстерүдә, яңадан-яңа эш урыннары булдыру, яшәешебезне тагын да уңайлы, матур итүдә  зур өлеш кертәләр. Үзләренең һөнәри бәйрәмнәре алдыннан,  23 майда  (шимбә көн), шәһәребезнең  “Татарстан” мәйданында (Балалар иҗаты үзәге) Татарстан Республикасы Көньяк-көнчыгыш районнары җитештерүчеләре товарлары күргәзмәсен, тәкъдир итү  була.  Чара 9.00 сәгатьтә башлана. Теләге булган һәркемне күргәзмәгә чакыралар.      

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International