Коррупцияне кисәтү өчен нишләргә?

2015 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

    Республикада коррупцияне мөһим социаль проблемалар рәтенә куючы татарстанлылар саны шактый зур. Алар фикеренчә, ришвәтчелек аеруча еш очрый торган тармак – сәламәтлек саклау өлкәсе. Хәер, проблемаларын ришвәт ярдәмендә хәл итүчеләр эшкуарлар арасында да еш очрый.

     Әлеге мәгълүмат коррупциягә каршы көрәшкә багышланган түгәрәк өстәлдә билгеле булды. Чара исә коррупциянең сәбәп һәм шартларын ачыклау, шул турыда үзара фикер алышуга багышланды. Ул Татарстан Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарә җитәкчесе урынбасары Иван Гущин рәислегендә узды.
    

 «Халык контроле» сайты ярдәмгә килә
  - Коррупция хакимият һәм җәмгыять арасындагы мөнәсәбәтләргә зур тәэсир ясый. Әлеге афәтнең йогынтысы икътисади торышта, көндәшлеккә сәләтне билгеләгәндә, инвестицион үсеш тармагында да сизелә. Өстәвенә, хәзерге вакытта республика Россиянең иң алдынгы төбәкләреннән санала. Шуңа күрә без коррупциягә каршы көрәшкә аеруча зур игътибар бирергә тиеш. Төп максат – коррупцияне кисәтү, - дип ассызыклады үзенең чыгышында Иван Гущин.
     Хәзерге вакытта республикада бу өлкәдә шактый зур эшләр башкарыла. Иң зур уңыш исә хакимият вәкилләре һәм халык арасындагы мөнәсәбәтләрне электронлаштыру тармагында ирешелгәндер, мөгаен.
  - Әлеге система дәүләт идарәсендә очрый торган коррупция очракларының сизелерлек дәрәҗәдә кимүенә китерде. “Халык контроле” сайты барлыкка килүне, гомумән дә, зур вакыйга дип атарга мөмкин. Бу - халык һәм җитәкчеләрнең үзара аралашуы, иң мөһиме, әлеге эшчәнлекне үтә-күренмәле итү өчен менә дигән мөмкинлек. Өстәвенә, тиздән әлеге порталда “Коррупциягә каршы көрәш” категориясе барлыкка киләчәк. Ришвәтчелек очраклары белән очрашкан һәркем шунда кереп, тиешле мәгълүмат калдыра алачак, - дип дәвам итте сүзен җитәкче.
     Коррупцияне кисәтүдә халыкның хокукый белем дәрәҗәсен күтәрү дә зур роль уйный. Кызганыч, хәзерге вакытта коррупция очракларын ришвәтчелек дип кабул итмәүчеләр, бу тармакны аңлап бетермәүчеләр бар. Шуңа күрә бу өлкәдә актив эшләү сорала.


      Коррупция - 9 нчы урында
     Шунысын да билгеләп үтү кирәк, быел Казанның Икътисад, идарә һәм хокук институтында “Татарстанда коррупциягә каршы көрәш сәясәтен тормышка ашыруның нәтиҗәлелеге һәм киләсе алты елга Татарстанның коррупциягә каршы сәясәт стратегиясен әзерләү” дигән фәнни-тикшеренү эшчәнлеге башланып китте. Аның беренче этабы тәмамланган инде. Бу эшчәнлекнең беренче нәтиҗәләре белән түгәрәк өстәлдә катнашучыларны Икътисад, идарә һәм хокук институтының беренче проректоры Игорь Бикеев таныштырды.
   - Әлеге эшчәнлек кысаларында без Татарстан халкы арасында махсус социологик тикшеренүләр уздырдык. Анда 4 мең татарстанлы, 500 кече һәм урта эшмәкәрлек вәкиле һәм 500 дәүләт һәм муниципаль идарә хезмәткәре катнашты, - дип башлады сүзен проректор.
     Халык арасында оештырылган сораштыру нәтиҗәләренә килгәндә, коррупцияне алар республикадагы мөһим социаль проблемалар рәтенә куя. Татарстанлыларның өчтән беренең ришвәтчелек очраклары белән очрашканы бар. Тик әлеге проблема нибары 9нчы урынны тота. Ришвәтчелек аеруча еш очрый торган тармаклар исә хастаханәләр (җитди дәвалану, операция һәм яхшы сервис), аннары ЮХИДИ идарәсе.
   - Хәер, биредә иске тәҗрибәне искә алу кебек фактор турында да онытырга ярамый (“переживание опыта”). Чөнки күпмедер вакыт элек коррупция очрагы белән очрашкан кеше бу турыда еллар үткәч тә исенә төшерә һәм шул турыда хәбәр итә. Мәсәлән, халык коррупция аеруча еш очрый торган тармакларның берсе дип ЮХИДИ идарәсен атый. Ә алар исә соңгы елларда бу өлкәнең шактый үзгәрүен, ә ришвәтчелек очракларының исә шактый кимүен ассызыклый. Бу, чыннан да, шулай. Әлеге өлкәдә коррупция өчен шартлар сизелерлек кимеде, - дип аңлатты Игорь Бикеев.


     Эшкуарлар ни уйлый?
    Кече һәм урта эшмәкәрлек тармагына килгәндә, соңгы вакытта дәүләт тарафыннан үткәрелә торган конкурс һәм тендерларның гадел рәвештә оештырылуын ассызыклаучылар арткан. Сораштыруда катнашучыларның 73 проценты шулай дип җавап биргән. Бу – шактый уңай күрсәткеч.
    Эшмәкәрләргә “ришвәт биргәнегез бармы?” дигән сорау да бирелгән. Күпләр бу сорауга процентлар белән җавап биргән. Игорь Бикеев сүзләренә караганда, бу аларның ришвәтчелек белән бәйле эшләрдә шактый еш катнашуы турында сөйли. Араларында бу сорауга җавап бирүдән баш тартучылар да булган. Андыйлар 44 процент (!) тәшкил итә.
 - Әлбәттә, без мондый төр җавапларның сәбәбен ачыклый алмаячакбыз. Шулай да ул безгә эшмәкәр ришвәтчелек яклы түгел, тик ул бу эштә барыбер катнаша, дигән нәтиҗә ясау мөмкинлеге бирә, - дип ассызыклады Игорь Бикеев.
    Чара барышында коррупциягә каршы көрәштә матбугат чараларының роле турында да үзара фикер алыштылар.


Рәмзия Закирова

 

http://intertat.ru сайтыннан

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International