Азнакайлылар күңеленә мәрхәмәтлелек орлыклары мулдан салынган. Моңа һәр хәйрия чарасында ныграк ышанасың. Кайгы-бәла килгән якташларга ярдәм кулы сузу гадәти күренешкә әверелде дисәң дә була. Әле 19 майда гына авыр хәлдәге Альбина Усманованы дәвалау өчен акча җыю максаты белән яшьләр концерты узды. Билет сатудан тыш та хәйрия тартмасына халыктан 8 мең сум акча җыелган. Баланың гомерен озынайту өчен алга таба да һәр азнакайлы үз өлешен кертә ала.
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html