Иртәгә Азнакай мәктәпләрендә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме узачак

2015 елның 22 мае, җомга

       23 майда мәктәпләрдә соңгы кыңгырау чыңлаячак. Быел унберенче сыйныфны 366 укучы тәмамлый. 25 майда аларны беренче зур сынау – география һәм әдәбияттан бердәм дәүләт имтиханнары көтә. Ә калган сыйныфларның җәйге ялын кызыклы һәм файдалы итеп үткәрү буенча районда соңгы әзерлек эшләре бара. Шулай ук тугызынчыны тәмамлаучы 620 укучы өчен дә кызу урак өсте башланды.

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International