Мөнәздаһа Бәдриәхмәт кызы Азнакай районы Якты Юл авылында, тугыз балалы, крестьян гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килгән. Бүгенге көндә 85, 83 яшьлек ике сеңелләре исән. 7 сыйныф белем алган.
Чордашлары кебек үк аңа да бик иртә җитлегергә, тормыш йөген тартырга, яшь килеш колхозда төрле эшләрдә хезмәт күрсәтергә туры килә. Әлкәй май заводында авыр флягалар белән сөт ташый.
Мөнәздаһа Бәдриәхмәт кызы пенсиягә киткәнче Якты Юл колхозында төрле эштә эшли. Тырыш хезмәте өчен бик күп мактау кәгазьләр, медальләр белән бүләкләнә.
1949 елда авылдаш егете Сәгыйр белән тормыш корып җибәрәләр. Мәхәббәт җимеше булып дүрт баласы дөньяга килә. Бүгенге көндә өчесе исән-саулар, Азнакай районында үз гаиләләре белән үз көннәрен үзләре күреп яшиләр.
Яшь бара, алай да бирешми ул, күңел күтәренкелеген югалтмыйча, аек акыл белән, Ходай биргән көнгә сөенеп тулы тормыш алып барырга тырыша Мөнәздаһа әби. Бик яратып бисмилла китаплары укый.
Һәрвакыт якыннарының, балаларының, оныкларының кадер-хөрмәтен тоеп яши ул. Кайсыбзга килсэ дэ эниебезнен урыны турдэн – дилэр балалары.
Муназдага Бадриахметовна 7 оныкнын, 7 оныкчыкның яраткан әбисе.
Азнакай район Советы ның матбугать хезмәте фоторепортажы >>>