Кесә телефоныннан таныш түгел номер шалтыраткач: “Кем икән бу?” дип аласы иттем. Бик тә җитди тавыш белән:
– Алло, ишетәсезме? Следователь шалтырата сезгә. Сезнең улыгыз юл һәлакәте ясады...
– Ничек? Кайчан? Кайда? – дидем мин соң дәрәҗәдә куркып.
– Сезнең улыгызның гаебе белән бер кызның бик көчле баш мие селкенде. Хәзерге вакытта бик авыр хәлдә сырхауханәдә ята.
– Юк, ышанмыйм, – дидем мин. – Үзен бирегез телефонга!
– Әни, таныйсыңмы, бу мин, улың бит. Мин бик зур авария ясадым, – диде русчалатып өзек-өзек тавыш.
Каушаудандыр инде, ул тавыш гел дә үземнең улымның тавышы сыман.
– Нигә русча сөйлисең, улым?
Ул арада аның сүзен бүлдереп тикшерүче үзе сөйләп китә:
– Мин аңа татарча сөйләшергә рөхсәт бирмим. Без аңламыйбыз.
Телефоннан тагын улым сымак тавыш дәвам итә:
– Әни, миңа татарча сөйләргә рөхсәт итмиләр, – ди ул.
Тагын да җитди тавышлы тикшерүче сөйли башлаган иде, бераз гына “төчкертеп алган”, кырымда торучы ирем миннән телефонны тартып та алды, тозлап-борычлап бер-ике сүз әйтте дә, кулын селтәп китеп барды.
Мин тагы да шалтыратмаслармы дип көтсәм дә, шалтыратучы булмады. Тик мин борчылуның чигенә чыккан идем инде. “Исән-сау гынамы сез?” – дип тиз генә олы улыма, аннан кече улыма шалтыраттым. Аптырап калган улларыма шушы хәлне сөйләгәч, көлештеләр:
– Акча алыр өчен мошенниклар шулай эшләгән. Әни, син ышанма аларга, – диделәр. – Менә, әти, молодец, югалып калмаган.
Акча алу өчен безне хәзер ничек кенә алдамыйлар. Сез дә андый вакытларда югалып калмагыз!
Әлфинур Галиева
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html