Күп кенә кызлар һәм малайлар өчен 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне – икеләтә шатлыклы бәйрәм, көтеп алынган җәйге каникуллар башлануы белән бәйле. Районда бу көнгә багышланган шактый чаралар планлаштырылган. Ә социаль яклау бүлеге сәламәтлекләре чикләнгән балалар арасында “Я рисую мир” дигән рәсемнәр конкурсы иълан итте. Сабыйларның эшләре ай ахырына кадәр “Өмет” үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү булекчәсендә (Болгар урамы, 9нчы йорт, белешмәләр өчен телефон 7-14-32) кабул ителә, нәтиҗәләр билгеләнгәннән соң җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылачак.
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html