25 майда “Наркотикларсыз тормыш” айлыгы башланды

2015 елның 26 мае, сишәмбе

       Замана афәте булган наркоманиягә каршы көрәш, ни кызганыч,  бүген дә актуаль булып кала. Аны барчабыз бер булып, бер йодрыкка тупланып көрәшкәндә генә җиңеп булыры бәхәссез. 25 майдан республикада “Наркотикларсыз тормыш” акциясе старт алды. Ул 26 июнь – наркотик матдәләрдән явызларча файдалану һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы Халыкара көрәш көненә кадәр дәвам итәчәк.  Акция кысаларында районда күптөрле чаралар оештыру планлаштырыла. 

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International