Азнакайдагы тарихи күргәзмәдә ретро уенчыклар

2015 елның 26 мае, сишәмбе

    Туган якны өйрәнү музеенда чираттагы тарихи күргәзмәне ретро уенчыклардан төзергә булганнар. Ул 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көненә багышлана. Бүгенге көндә элеккеге дәверләрдә балалар яратып уйнаган, алар өчен ясалган бу уенчыкларны туплау бара. Үзегездә сакланганнарын сез дә музейга китерә аласыз, биредә аларны бик рәхәтләнеп, рәхмәтле булып кабул итәрләр.

 

 чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International