Азнакай районы чәчүне тәмамлый

2015 елның 26 мае, сишәмбе

    Туктаусыз яуган яңгырлар язгы кыр эшләрен бераз тоткарлаган иде.  Игенчеләребез аяз көннәрнең һәр минутын  файдаланып, бар көчләрен кыр эшләренә бирәләр.  Чәчеләсе мәйданның 96 процентында, яки 65 мең гектарда  (мәгълүматлар 25 майга)  орлыклар  җир куенына салынган. “Тукай”, “Марс”, “Чатыр тау”, “Габдрахманов Л. Г.”, “Гыйльманов А.М.”, “Герой Ф.Кәримов ис.”, “Мөстәкыймов ис.” кебек өлгер хуҗалыклар   шушы көннәрдә чәчү эшләрен тәмамладылар.      

     Хәзер чүп үләннәре, корткычларга каршы көрәш, дымны саклап калу максатыннан чәчүлекләрне тырмалау, гербицидлар белән эшкәртү эшләре бара. Шифалы яңгырлардан соң  ямь-яшел, сусыл үләннәр үсеп китте, басуларда терлек азыгы да җитеште. Бүгеннән азнакайлылар печәнгә төштеләр. 

 

 чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International