Социаль мошенниклар йоклап ятмый, җәмәгать. Телефон аша акча урлау белән бәйле яңа мошенниклыктан инде каза күрүчеләр дә бар. Бүген күпчелек кешенең банк картасы телефон номерына тоташтырылган. Кырыгалдарлар әнә шуннан оста итеп файдалана да: алар телефон хуҗаларына сылтама (ссылка) белән смс-хәбәр юллый. Хәбәрне алучы шул сылтама буенча үтсә, банк счетындагы акчалардан “җилләр исәчәк”. Полиция хезмәткәрләре телефон-смартфоннардагы вирусларга каршы программаны яңартып торырга тәкъдим итә, тикшерелмәгән чыганаклардан программалар алмаска куша.
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html