Солдатның туганнарын эзлиләр

2015 елның 27 мае, чәршәмбе

     Электрон почтага килгән бу хатны безгә Хатирә Мәрданшина юллаган. Ул 20 май көнне Ленинград өлкәсендә эзтабарларның биредә сугышлар барганда югалган солдатның җәсәден табуларын хәбәр итә. Шәйдуллин Нәсиб Шәйдулла улы 1908 елда Татарстанның Азнакай районы, Азнакай авылында туган. Бөек Ватан сугышына ул 1941 елның 13 августында Азнакай хәрби комиссариатыннан киткән. Рядовой булып хезмәт иткән. Хәбәрсез югалган булган. Хатынының исеме – Камал Шәйдуллина. Хат авторы солдатның туганнарын эзләүләре хакында әйткән һәм m.xatira@mail.ru аша хәбәр бирүләрен сораган.

     Өстәмә мәгълүматларны http://www.obd-memorial.ru/html/info.htm?id=60508590 сайтыннан алырга мөмкин. 

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International