1 июнь - Балаларны яклау көнендә Азнакай телерадиокомпаниясе зур хәйрия концертына дәшә.
Катнашалар: Азнакай, Әлмәт, Яр Чаллы, Казан артистлары: Риназ Әхмәтов, Алсугөл, Хәмид Мәткәримов, Илдар Ямалиев, Равил Галиев, Гөлназ Хәлимова - Илсур Шәрипҗанов, Салават Минниханов - Гүзәлем, Ләйсән Гимаева - Булат Бәйрәмов, шулай ук татар эстрадасының башка якты йолдызлары бер схнәдә.
Кич буе сезнең белән Азнакай телерадиокомпаниясе алып баручылары. 1 июнь көнне Татарстан мәйданында кичке сәгать 6да күрешәбез! Барлык җыелган акча Альбина Усманова һәм Ренал Арслановның дәвалануына китәчәк.
Изге эштә бердәм булыйк!