Хөрмәтле райондашлар!

2015 елның 2 июне, сишәмбе

6 нчы июньдә  Азнакай районы  авылларында һәм Актүбә бистәсендә, 7 июньдэ   сәг. 10.00 да Азнакай шәһәренең Сабантуе мәйданында  халкыбызның милли бәйрәме -  Сабантуй үткәрелә.

Бәйрәмнең йөзек кашы татарча көрәш, ат чабышлары! Сез шулай ук туры баганага менү, гер күтәрү, чүлмәк вату, йөгерү, кашыкка йомырка салып йөгерү , капчык, зур ботинка  киеп йөгерү, сулы көянтә-чиләк  белән  йөгерү, авыш баганадан бүләк алырга менү, капчык сугышы, таяк һәм аркан тартышу, кул көрәше кебек  бәйгеләрдә  көчегезне сыный һәм осталыгыгызны күрсәтә аласыз.

Бәйрәмне  танылган  эстрада йолдызлары  Россиянең атказанган  Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов, Руслан Кираметдинов , Эльмира Нәгыймова, танылган   Татарстан Республикасы фольклор музыкасы Дәүләт ансамбле чыгышлары,  Азнакайдан булган яшь  талантлы җырчыларыбыз, шулай ук районыбызның  сәнгать  осталары җырлары  бизәячәк.

  Бу көнне  сезне 19.00 сәгатьтә  Р.Ишкәев исемендәге ял паркына   “Кичке сабантуй” га  көтеп калабыз. Танылган эстрада йолдызларына кушылып биергә, җырлы – биюле уеннарда , конкурсларда катнашырга чакырабыз. Балаларны күңелле аттракционнар көтә.  Бәйрәмгә рәхим итегез!

 

Программа:

театральләштерелгән күренеш (пролог) – 10.00 сәгатьтә

татарча көрәш

ат чабышлары  - 12.00 сәгатьтә

юртаклар чабышы

туры баганага менү

йөгерү ярышлары

гер күтәрү

чүлмәк вату

кашыкка йомырка салып йөгерү

сулы көянтә-чиләк белән йөгерү

капчык киеп йөгерү

зур ботинкалар киеп йөгерү

төпсез капчык аша үтү ярышы

аякларны яулык белән бәйләп парлы йөгерү

авыш баганадан бүләк алырга менү

капчык сугышы

таяк тартышу

армрестлинг (кул көрәше)

аркан тарту

бөртек салынган капчык ташу ярышы

шикәр комы салынган капчык күтәреп йөгерү

катыктан акча эзләү

балык тоту

Азнакайча  Рикша

татар  эстрадасы йолдызлары һәм үзешчәннәр концерты

балалар өчен уеннар.

 

Бәйрәм 15.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

 

19.00 сәгатьтә -  Р.Ишкәев исемендәге ял паркына   “Кичке сабантуй”

 

21.40 сәгатьтә -  Лазерлы шоу

 

22.00 сәгатьтә -  Бәйрәм салюты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International