Юл йөрү кагыйдәләре

2015 елның 3 июне, чәршәмбе
 Кагыйдә бозучыларның саны елдан-ел арта бару һич тә тынычланырга урын калдырмый. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган зур штрафлар күләменә дә өйрәнеп бетте шикелле шоферлар. Мәсәлән, узган атнада гына да ЮХИДИ инспекторлары 181 кешене административ җаваплылыкка тарткан. Аларның бишесе спиртлы эчемлекләр кулланган килеш руль артына утырган өчен. Юл хәрәкәте иминлеге хезмәте тарафыннан төрле чаралар күрелүгә карамастан, район территориясендә юл-транспорт һәлакәтләре кабатлана тора. Транспорт чараларын йөртүчеләрнең кагыйдә үтәвен һәрдаим контрольдә тоту – аларны киметүнең бер юлы. Узган атнада ЮХИДИ хезмәткәрләре массакүләм мәгълњмат чаралары хезмәткәрләре белән берлектә рейд үткәрде. Аның барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы 23 кеше ачыкланды, шулардан ике шофер – аек булмаган килеш руль артына утыручы. Аларның “корыч ат”лары штрафстоянкага урнаштырылды. Рейд барышында тизлек режимын бозган өчен – 9, куркынычсызлык каешын
эләктермәгән өчен – 7, теркәлү номерлары укылмый торган транспорт чарасы белән идарә иткән өчен – 1, ОСАГОдан башка транспорт чарасы белән идарә иткән өчен – 1, штрафларын вакытында түләмәгән өчен 5
машина йөртүчегә беркетмә төзелде. Юл кагыйдәләрен санга сукмаучылар арасында җәяүлеләр дә бар. Бу көнне ике кеше административ җаваплылыкка тартылды.

Чыганак: Филиал ОАО "Татмедиа" Редакция газеты "МАЯК" http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International