“Легендар брендлар”

2015 елның 4 июне, пәнҗешәмбе
Хәбәр иткәнебезчә, “Маяк” газетасы “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте игълан иткән “Легендар брендлар” дигән конкурста катнаша. Җиңүчеләр сайтта барган тавыш бирү нәтиҗәләре буенча билгеләнә. Бүген “Маяк”чылар барлык райондашларга ышаныч баглап, һәркемне әлеге бәйгедә катнашып, район газетасы өчен тавыш бирергә чакыра. Азнакай – барлык юнәлешләрдә дә беренче урыннарны яулаучы төбәк.
Ә газета – ул район көзгесе, димәк республикакүләм конкурста беренчелекне яулау Азнакай халкы өчен дә зур әһәмияткә ия булачак. Тавыш бирү өчен газетабыз сайтына aznakaevo-rt. ru сылтамасы аша узып, сул якта ур-
наштырылган “Маяк”ка тавыш бирик!” банерына басарга һәм “тавыш бирү” (проголосовать) дигән төймәгә генә басарга кирәк. Тавыш бирү – бушлай. Безгә шунысы да мәгълүм булды, барлык өлкән яшьтәгеләр дә, теләкләре булса да, тавыш бирү тәртибен аңлап бетермиләр икән. Шуңа күрә без яшьләргә мөрәҗәгать итеп, үзегезнең подъездларда, йортларда яшәүче өлкәннәргә бу уңайдан ярдәм итүләрен сорыйбыз. Ә инде өлкәннәр аларга рәхмәт әйтеп, безгә хатлар җибәрсә дә була. Иң күп рәхмәткә ия булучыларны редакциябезнең бүләге көтә.

Чыганак: Филиал ОАО "Татмедиа" Редакция газеты "МАЯК" http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International