Сак булыгыз!

2015 елның 4 июне, пәнҗешәмбе
 Азнакай шәһәр прокуратурасы талауда гаепләнүче Азнакайда яшәүче 23 яшьлек иратка карата дәүләт гаепләвен яклады. Ул гыйнвар аенда кичке якта Ленин урамы, 29 нчы йорт янында бер хатын-кызның сумкасын йолкып алырга ниятли. Әмма, әлеге ханымның да тиз генә сумкасыннан колак кагасы килми. Ул зур каршылык күрсәтә. Җ инаятьче көч белән зыян күрүченең сумкасын тартып ала һәм урыннан кача. Сумкада 55 мең сум күләмендә акча була. Суд барышында җинаятьче үз гаебен тулысы белән таный. Азнакай шәһәр суды карары белән гаепләнүчегә карата 3 елга ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгеләнә. Ул аны гомуми режимдагы төзәтү колониясендә узарга тиеш. Суд карары закон көченә керде. Игътибарлы һәм сак булыгыз!
Азнакай шәһәр прокуратурасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International