Семинар

2015 елның 4 июне, пәнҗешәмбе
Узган атнаның җомга көнендә Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгыш эшмәкәрләре арасында районара күргәзмә семинар узды. Шәһәребезнең Татарстан мәйданы иртәдән үк гөрләп торды. Биредә үз
районыбыз һәм якын-тирәдән килгән эшмәкәрләрнең үзләре җитештергән товарларыннан күргәзмә оештырылган иде. М енә к айда ч агыла у л и җат, талант, фантазия. Нәрсә генә юк биредә. Күз явын алырдай матур курчаклар, бизәкле итекләр, азык-төлек товарлары дисеңме... Кызыксынган кешеләр товар белән танышып кына калмадылар, эшмәкәрләр, белгечләрдән үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар
да алдылар. Азык-төлек товарларын урында ук сатып алырга мөмкин булса, төзелеш материаллары һәм башка хезмәтләр турында тулырак мәгълүмат алу өчен оешма-предприятиенең адресларын, телефоннарын белештеләр. Туктаусыз яуган яңгырлардан соң аяз, җылы көннәрне кешеләр дә тансыклаган. Оештыручылар әлеге күргәзмәнең үзенчәлекле, күңелле бәйрәм төсен алуы өчен бар тырышлыкларын куйганнар. Теләге булганнарга кайнар татар халык ризыкларыннан авыз итәргә, шашлык белән сыйланырга да мөмкинлек бар иде. – Мондый күргәзмәләрне әле беренче тапкыр оештырабыз, – ди көньяк-көнчыгыш с әүдә с әнәгать палатасы җитәкчесе Рөстәм Латыйпов. – Бу үзара хезмәттәшлек, бер-берең белән тәҗрибә уртаклашу, халыкны җитештерүчеләребезнең хезмәт җимешләре белән таныштыру максатыннан оештырыла. Кайчагында са-
тып алучылар кирәкле товарны эзләп әллә к айларга б аралар. Ә , юкса, шул ук товарны якын-тирәдә генә дә җитештерәләр икән бит. – Алай гына да түгел районыбыз кешеләре дә үз җитештерүчеләребезнең
нинди продукция җитештерүе хакында белеп бетермиләр. Туктап калмаска, мондый күргәзмәләрне киләчәктә дә дәвам итәргә уйлап торабыз, – дип сүзгә кушыла район эшмәкәрләр берлеге җитәкчесе Әнвәр Җиһангиров. Ә безнең табигый ресурсларга да бай, эшчђнлек љчен дђ уңайлы Азнакаебызда үз эшен башлап җибәрергә теләк белдерүчеләр өчен җирлек киң. Җирле җитәкчелек тарафыннан да аларга бар
шартлар тудырыла, төрле ярдәм программалары эшләп килә. Соңгы елларда гына да районда өч сәнәгать мәйданчыгы булдырылды, дүртенчесе төзелә. Биредә – әзер бизнес. Тәвәккәлләп эшлә генә! Бу хакта үзенең тәбрикләү сүзендә муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин да әйтеп үтте. Бюджетны тулыландыруда, яңа эш урыннары булдыру, иганәчелек ярдәме күрсәтү, гомумән, яшәгән җиребезне тагын да матуррак, уңайлырак итүдә керткән өлешләре өчен эшмәкәрләргә олы рәхмәтен белдерде ул. Иң актив, зур уңышларга ирешкән эшмәкәрләр Мактау грамоталары һәм башка төрле бүләкләргә ия булдылар. Семинарның теоретик өлешендә үзара хезмәттәшлек шартларында эшмәкәрлекне нәтиҗәле үстерү турында сөйләштеләр. Мәгълүм булганча бу көннәрдә эшмәкәрләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Бу уңайдан эшмәкәрләрне һәм аларның гаиләләрен “Парус” спорт-туристлар базасында мәдәни-күңел ачу программасы көтә иде.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Чыганак: Филиал ОАО "Татмедиа" Редакция газеты "МАЯК" http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International