Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Азнакай муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Азнакай муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Актүбә бистәсе
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Район картасы
Комиссияләр
Район тормышы
Кире элемтэ
Район оешмалары, хезмәтләре
Программалар, проектлар, конкурслар
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Муниципаль хезмәт
Муниципаль контроль
Бюджетны куллану
Шәхси мәгълүматларны саклау
Кадрлар сәясәте
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Профсоюз тормышы
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Азнакай район Советы карарлары
Азнакай шәһәр Советы карарлары
Хокукый яктан агарту
Район башлыгы, җирле үзидарә органнары җитәкчеләренең рәсми чыгышлары текстлары
Район һәм шәһәр программалары
Муниципаль норматив хокукый актларга шикаять бирү тәртибе
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Контактлар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Дәүләт хезмәтләре исемлеге һәм расланган административ регламентлар
Муниципаль хезмәтләр исемлеге һәм расланган административ регламентлар
Технологические схемы предоставления муниципальных услуг
Проекты административных регламентов на независимую экспертизу
Порядок разработки и утверждения административных регламентов предоставления муниципальных услуг органами местного самоуправления Азнакаевского муниципального района
Гражданнар мөрәҗәгате
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Еш бирелгән сораулар
Муниципаль районнар
Азнакай муниципаль районы
“Азнакайнефть” идарәсе җитәкчелеге сәламәтләндерү лагерьларында.
2015 елның 4 июне, пәнҗешәмбе
Быел да җәйге каникул вакытларында “Азнакайнефть” идарәсе җитәкчелеге сәламәтләндерү лагерьларында балаларга ял оештыру эшенә игътибарны нык юнәтте. Идарә карамагында балаларны сәламәтләндерү ла-
гере ике – «Каенкай» һәм «Бөркеткәй». Алар июнь башында, планлаштырган вакытта ишекләрен киң ачып, балаларны үз кочагына сыендырачак. Быел «Бөркеткәй»дә бер сменада 80 бала, «Каенкайда» 210 бала
сәламәтлеген ныгытачак. Ял дүрт сменада оештырыла. Ябык йөзү бассейны, спорт мәйданчыклары, дискотека, кинофильмнар карау залы кебек мөмкинлекләр бар. Биш тапкыр туклану каралган. Балалар төнен генә аерым лагерьларда куна. Бүлмәләр ике һәм өч балага исәпләнгән. Ике лагерь арасы якын һәм ике арага асфальт юл түшәлгән. «Каенкай» лагере «ак күлмәкле», саф һавалы каенлыкка сыенган булса, «Бөркеткәй» – ылыс исе аңкып торган, шифалы һавалы наратлык эчендә утыра. Тын юллары авырулары булган балалар өчен менә дигән табигый “ароматерапия”. Бар булган авыруларыңны егерме бер көн эчендә юкка чыгарырлык. Оҗмах дими ни дисең?! Аларда Азнакайдан гына түгел, башка нефть шәһәрләреннән, үзебезнең район авылларыннан да балалар ял итәргә җыела. «Татнефть» ААҖнә караган кече компанияләрдә эшләүчеләрнең балаларына да сәламәтлеген ныгыту өчен юлламалар бирелә. Билгеле, лагерьның болай җанлы яшәвендә «Татнефть» компаниясе кул астындагы «Азнакайнефть» идарәсе җитәкчелеге һәм дә ки җәйге лагерь директоры Регина Хәмитованың зур хезмәтен, тырышлыгын әйтеп үтәргә кирәк. Балалар монда гел ял итеп, тамак туйдырып кына ятмый, билгеле. Төрле чараларда үзләренең көчләрен сыный, белемен күтәрә, танышлар таба, аралашырга өйрәнә, чыныга, сәламәтлеген ныгыта. Кайберләренә “Татнефть” ААҖ оештырган сәламәтләндерү җәйге ял лагере фестивалендә катнашу бәхете дә елмая. Алар фестивальдә төрле
спорт уеннарында, үзешчән сәнгатьтә көчләрен сынап карыйлар. Бәйгеләр дә төрледән төрле: озынлыкка сикерү, күз бәйләп мендәр белән бђрешњ, чүлмәк вату, таяк я ки к анат т артышу, к апчык киеп йөгерү, баскетбол
боҗрасына туп атып ярышу... Җыр-биюләрне әйтеп тә торасы юк. Фестиваль бала хәтерендә тирән эз калдыра торган зур бәйрәм. Биредә бер тапкыр булган бала, һичшиксез, тагын килергә тели. Ничек ял итүләре турында сорасаң: «Мин әлеге лагерьга берничә ел рәттән киләм инде, мондагы тәртипләрне беләм, гел киләсе генә килеп тора», – дигән җавап ишетәсең. Күпләре: «Монда тормыш кайный һ әм у л т өрле т өсләргә
манылган. Лагерьда вакыт агышы да үзгә, көннең иң озын вакыты булса да үткәне сизелми, кайвакыт бөтенләй онытыласың», – диләр. Быел нефтьче абыйлары балаларның хәвефсезлеген тагын да арттыру һәм
яхшыртуга исәп тотып, янгын куркынычсызлыгы һәм сакчыллык эшләренә юнәлдерелгән өстәмә эшләр башкардылар. Ата-аналарга балалары иминлеге өчен куркасы түгел. Бүген лагерьларда әнә шулай эш кайный,
“кечкенә кешеләр дәүләте” үзенең “халкын” зурлап каршыларга соңгы әзерлек чараларын күрә.
Алабугага сәяхәт.
Азнакайнефть» идарәсенең гомерләрен нефть сәнәгатенә биргән, бүгенге көндә лаеклы ялдагы бер төркем алдынгы хезмәт ветераннары, сугыш чоры балалары мең елдан артык тарихы булган Алабуга шәһәренә экскурсиягә барып кайтты. Анда да нефтьчеләр яши. Шәһәр һәм район төзелешенә Алабуга нефтьчеләре дә үзләреннән гаятъ зур өлеш кертә. Бу шәһәр бүген илкүләм әһәмияткә ия булган икътисади зонага керә.
Сәяхәткә баручыларның бу шәһәрне бүгенге хәлендә беренче күрүләре, ә кайберләренең гомерләрендә беренче тапкыр булулары икән. Алар шушы мавыктыргыч экскурсияне оештырган идарә администрациясенә,
җитәкчесе Марат Җәләтовка, идарә профкомына, ветераннар советына бик рәхмәтле иде. Ветераннар бөек рәссам И.Шишкин музеен, гомеренең соңгы көннәрен биредә үткәргән рус шагыйрәсе М.Цветаева мемориаль йортын, фельдмаршал Кутузов ординарецы Н. Дурова музей йортын, В.Ленинга багышланган тарихи урыннарны, купец Д.Стахеев төзеп калдырга биналарны, электромонтер һәм элемтәче кыз һәйкәлләрен, борынгы Шайтан шәһәрчеген кызыксынып карадылар. Б еренче тапкыр музейларны күрүчеләр өчен барча нәрсә кызыклы, мавыктыргыч яңалык. Бөек Ватан сугышында катнашучыларга багышланган мәйдан күңелләрендә тирән урын алды. Шәһәрдә тыл ветераннарына аерым обелиск һәм һәйкәл дә куйганнар. Алабугалылар борынгы шәһәрләре, туган яклары белән горурлану өстенә, эзләнү, булганны тагын да баету өстендә эшләүләре ягыннан башка шәһәрләрдән бер баш югары торалар. Туризм монда зур адымнар белән алга атлый. Экскурсоводлар материалларны тыңлаучыга бирә беләләр. Монда экскурсияләр өчен тарихи урыннар, материаллар елдан-ел баетыла бара. Аның өстенә сувенир, кулдан эшләнгән уенчыклар, экспонатлар ясау, аны сату эше киң җәелдерелгән, яшь буынны да тарта беләләр, алар өчен аерым түгәрәкләр эшли, клублар ачалар. Шәһәр тарихына һәм бөек шәхесләргә багышлап басмалар чыгарыла.. Картиналары белән бөтен дөньяга танылган б өек р әссам Иван Шишкин музее белән алабугалылар чын-чынлап горурлана. Марина Цветаева соңгы көннәрен үткәргән музей йортта да кызыклы экспонатлар тупланган. Алабугалылар төзегән бу музей да илдә бердәнбер икән. Монда шагыйрә нибары ун көн яшәп калган. Соңгы минутларында иҗат иткән язмалары, улының шул көннәрдә язган көндәлекләре, фотосурәтләр, шул чор йорт-җиһазлары урын алган. Шәһәрдә 180 нән артык тарихи кыйммәткә ия булган бина сакланган. Аларның күбесе федераль әһәмияткә ия. Алабуга шәһәре тарихи кыйммәтләрне югалтмыйча, барлап, баетып, киләчәккә кыйммәтле мирасын калдырырга йөз тота торган шәһәр. Бүген борынгы Рим, Афина, Париж, Лондон һәм Аурупаның дистәләгән шәһәрләренең иске өлешен сүтеп, яңача биналар төзеп куйсаң, туристлар ул шәһәрләрнең гүзәллеген күреп сокланырга шул кадәр агылыр иде микән? Тикмәгә генә: үткәнен онытканның киләчәге юк, димиләр. Алабугада моны яхшы беләләр. Шайтан шәһәрчегенең шул заман рухын сурәтләүче һәйкәлләре һәм биналары, рәссам И.Шишкинның әтисе шәһәр башлыгы булган чорда төзекләндергән сак башнясы, безнең үткән бай тарихны бүгенге чор аша киләчәккә алып бара кебек. «Азнакайнефть» идарәсе ветераннарына әлеге истәлекле урыннарны карап кайту тәннәренә ял, күңелләренә көрлек бирде.
Чыгарылышны Нәфис Әхмәт әзерләде
Чыгана
к: Филиал ОАО "Татмедиа" Редакция газеты "МАЯК"
http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
19
май, 2026 ел
20.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 20 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 20 май 20 майда көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә кайбер районнарда яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге 15-20 м/с, боз явуы ихтимал.
18
май, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү өчен 19.05.2026. г. (югары янгын куркыныч)
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ хәбәр итә: Шторм кисәтү күренешенең интенсивлыгы турында кисәтү 2026 елның 19-25 маенда Татарстан Республикасы территориясендә сакланачак югары янгын куркынычы, урманнарның (4 класс). 2026 елның 20-25 маенда Татарстан Республикасы территориясендә көтелә, урыны белән гадәттән тыш янгын куркынычы, урманнарның (5 класс).
15
май, 2026 ел
16.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә.
14
май, 2026 ел
2026 елның 15 маенда ашыгыч турында кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ хәбәр итә: Консультация - метеорологик күренешенең 2026 елның 15 маенда 09 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр интенсивлыгы турында кисәтү 2026 елның 15 маенда көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән секундына 15-17 метрга кадәр көчле җил көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз