Иҗтимагый совет

2015 елның 15 июне, дүшәмбе

  Районда иҗтимагый совет 2006 елда төзелеп, эшчәнлеген шуннан бирле алып бара. Әлегә кадәр составының вәкаләтлек срогы 5 елга кадәр билгеләнгән иде. Совет эшчәнлеген тагын да активлаштыру максатында, район һәм шәһәр Советларының уртак утырышында, бу срокны 1 елга кадәр кыскарту турында карар кабул ителде. Әлеге карар нигезендә узган шимбәдә иҗтимагый советның оештыру утырышы узды һәм анда яңа составка 15 кандидатура тәкъдим ителеп, алар бертавыштан сайланды.   Утырышны алып барган район Советының Аппарат җитәкчесе Айдар Хәлиуллин совет әгъзаларын хокук һәм бурычлары, вазифалары, эшчәнлек алып бару тәртибе белән таныштырды.

 Шушы ук көнне яңа советның беренче утырышы узып, анда районның иҗтимагый совет рәисе итеп элек озак еллар район белән җитәкчелек иткән, аннан соң Татарстан Министрлар Кабинетының башкарма власть һәм җирле үзидарә органнары белән эшчәнлек бүлеге начальнигы,.Татарстан Юстициясе министры советнигы булып эшләгән, Азнакайның Почетлы гражданы Әнәс Исхаков сайланды. Яңа состав алга эш планы кабул итеп, үз алдына бурычлар билгеләде.

Чыганак: Филиал ОАО "Татмедиа" Редакция газеты "МАЯК" http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International