Фәгилә апа тормышы

2015 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

    Фәгилә Фәхрәзи кызы Мачаклы баш авылында җиде балалы крестьян гаиләсендә туып үскән. Бүгенге көндә туганнар арасыннан бер үзе генә исән. Туган авылы мәктәбендә җиде сыйныф  белем алган. Чордашлары кебек аңа да бик иртә житлегергә, тормыш йөген тартырга, яшь килеш колхозда төрле эшләрдә хезмәт күрсәтергә туры килә. 1944 елда Азнакай 1нче мәктәбендә 10 сыйныф белем ала.

   1946 елның август аенда апасы янына Ташкентк шәһәренә китеп, медицина институтынын стомотология бүлегенә укырга керә. Аны уңышлы гына тәмамлап бераз шәһәр хастаханәсендә, аннан сон 28 ел НВД карамагында булган бүлектә (психучетта булганнар белән) эшли. Тырыш хезмәте өчен мактау кәгазьләре, медальләр белән бүләкләнә.

   1950 нче елда татар егетенә кияүгә чыга. Ул юл хәләкәтенә эләгеп үлә, Фәгилә Фәхрәзи кызы янадан кияүгә чыкмый.

   Пенсиягә чыкканан соң 2005 елда Азнакайга кайтып төпләнә, квартира сатып ала.

   Балалары булмый. Яшь бара, алай да бирешми, күңел күтәренкелеген югалтмыйча, ходай биргән көнгә сөенеп тулы тормыш алып барырга тырыша Фәгилә апа. Туганнары, туган балалары  кирэк чакта ярдәм итеп, һәрвакытиы хәлен белеп торалар.

 

Фотолар карарга>>>

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International