Aзнакайлылар Орск шәһәрендә Сабантуй үткәрә

2015 елның 23 июне, сишәмбе

     Сабантуйлар район һәм республика чикләрен узып, чит төбәкләргә дә барып җитте. Шушы көннәрдә Актүбә бистәсе башлыгы Роза Галиева җитәкчелегендә районыбыздан бер төркем делегация Белоруссиянең тугандаш Ивье шәһәре көнендә катнашып кайтты. Шәһәр бәйрәме Сабантуй күренешләре белән үрелеп барган. 27 июньдә азнакайлылар Оренбург якларына - Орск шәһәрендә милли бәйрәмебезне үткәрергә юл алачак. 

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International