Азнакайда физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен Сабантуй узачак

2015 елның 23 июне, сишәмбе

     Июнь – районыбызда Сабантуйлар гөрләгән ай. Милли бәйрәмебез авылларда, һөнәри бәйрәмнәре шушы чорга туры килгән оешма-предприятиеләрдә дәвам итә. 24 июнь көнне Азнакайның «Юбилейный» стадионы үзенә физик мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбызны – олысын, кечесен җыячак. Бәйрәм 10.00 сәгатьтә башлана. Ул һәр елдагыча, уен-бәйгеләргә дә, җыр-моңга да бай булыр, дип көтелә.

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International