Хөрмәтле азнакайлылар, калабыз кунаклары! Сезне барыгызны да 10 июль көнне 17 сәгатьтә Ишкәев исемендәге ял паркында “Маяк” газетасының “Безгә –85!” дип аталган юбилей кичәсендә көтеп калабыз. Республикабызның якты йолдызлары Мөнир Рахмаев, Салават Миңнеханов, Гүзәлем, Ирек Галиев, Булат Җиһаншин, Язгөл, «Квартет» төркеме һәм Азнакаебызның танылган үзешчән артистларының чыгышлары, кызыклы уеннар, күңелле сюрпризлар – барсы да сезнең өчен!
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html