Азнакайда яңа бакча балалар җыя башлады

2015 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

     Районда балалар бакчасына кытлыкны бетерү өстендә җитди эш алып барыла. “Бәләкәч” республика программасы нигезендә шәһәребездә заманча “Тамчыкай балалар бакчасы ачылган иде. Быел көзгә республика ярдәме белән Яңа Юл бистәсендә дә балалар бакчасы сафка басачак. Әлеге уңайдан мәгариф идарәсендә бу бакчага балаларны яздыру башланды. Бирегә 1 яшьтән алып 3 яшькә һәм 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәр ике төркемгә 50 нәни йөриячәк.  

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International