Азнакайда кечкенә балыкчыларыбыз өчен бәйрәм оештырылды

2015 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

     Әгәр дә сез көннәр буе су буенда югалып ятасыгыз икән, димәк, “27 июнь нинди көн ул?” дигән соравыма сезнең җавап әзер булырга тиеш. Ә белмәгәннәр өчен, 1985 елдан бирле әлеге көн балыкчылар көне буларак теркәлгән. Кем бу шимбәне кайда үткәргәндер, ә менә мин Ишкәев исемендәге ял паркында булдым. Бу көне анда кечкенә балыкчыларыбыз өчен бәйрәм оештырылды.

      Әлеге күңелле чараны районыбызның “Нефтемаш” заводы үткәрде. Аның төп  инициаторы - Лениза Идиятуллина. Әлеге бәйрәм “Балыкчы көне” дип аталса да, сабыйлар аны су буенда балык тотып үткәрде дип уйлый күрмәгез. Ул башка бәйрәмнәр кебек ук җыр-бию белән башланып китте. Концерт номерларына алмашка кызыклы уеннар килде. Нәрсәсе күңелле, уеннар төрле яшьтәге балалар өчен төрле булды. Ә соңыннан балаларның һәрберсенә бүләкләр таратылды. Сабын куыгы, сок һәм аттракционнарга ике билет – бәхет өчен тагын ни кирәк? Сабыйларның күңеле булгандыр дип уйлыйм. Күңелле җырлар, матрос киемнәре кигән олылар, балыкчылык белән бәйле кызыклы уеннар, сабыйларның эчкерсез көлүләре – болар барысы да шушы бәйрәм атмосферасын җиткерә ала.

 

Зилия Хәбибуллина

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International